25 октябрь 18 сәгатьтән 26 октябрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым - төшемсез. Көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с тизлектә, урыны белән 15-17 м/с тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-3˚. Көндез максималь һава температурасы +4..+6˚.