Булат Мөдәрисов - «Хезмәт кешесенә дан» 13 нче республика конкурсы җиңүчесе

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

23 октябрь көнне Кукмара муниципаль районының Яныль авылында яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» дип исемләнгән 13 нче республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан» ДТРК, Казан дәүләт аграр университеты.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов һәм башкалар катнашты.

«Хезмәт кешесенә дан» телевизион конкурсы быел 13 нче тапкыр уза. Уздыру чорында 400гә якын яшь комбайнчы катнашты.

Беренче көнне катгый жюри аларның теоретик һәм практик күнекмәләрен бәяләде, финалга иң-иңнәре чыкты.

«Рекордлы суктыру» номинациясендә Алексеевск районыннан механизатор Николай Егоров җиңү яулады. «Иң яхшы теоретик белемнәр» номинациясендә Зәй районыннан Рөстәм Мөхәммәтдинов җиңде. Ә «Иң яхшы практик белемнәр» номинациясендә Тукай районыннан Раил Сәйфуллинга тиңнәр булмады.

13 нче республика конкурсының төп җиңүчеләре түбәндәгеләр булды:

1 урын - Таһир Габетдинов, «Чистай» агрофирмасы (Чистай муниципаль районы)

2 урын - Рашат Шакиров, «Восток-агро» хуҗалыгы (Кукмара районы)

3 урын - Булат Мөдәрисов, «Яңа тормыш» хуҗалыгы (Балтач муниципаль районы)

Барлык җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата премияләр тапшырылды. Калган катнашучыларга да кызыксындыру бүләкләре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International