23 октябрь көнне "Балтач" спорт залында 2007 елда туган егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге булып узды. Ярышларда егетләр арасында 8 команда: Балтач, Урта Көшкәт, Сосна, Норма, Смәел, Чепья урта мәктәпләре, Карадуган һәм Балтач гимназиясе командалары катнашты. Кызлар арасында 4 команда: Сосна, Балтач, Норма мәктәпләре, Балтач гимназиясе - барлыгы 91 спортчы. Башта төркем этабы, ә аннары плей-офф булды. Командалар кызыклы, матур уен күрсәттеләр.
Беренчелек нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
Егетләр арасында:
1 урын - Смәел мәктәбе
2 урын - Сосна мәктәбе
3 урын - Урта Көшкәт мәктәбе
Иң яхшы уенчы: Шәрипов Рәсүл (Смәел мәктәбе)
Кызлар арасында:
1 урын - Сосна мәктәбе
2 урын - Балтач урта мәктәбе
3 урын - Норма урта мәктәбе
Иң яхшы уенчы: Садыйкова Зәринә (Сосна мәктәбе).