22 октябрь көнне «Хыял» яшьләр үзәге «Каенлык» банкетлар залында ел саен уздырылып килүче Поварлар көненә багышланган «Мастер-шеф-2021» бәйгесен үткәрде.
Бәйгедә катнашучы уңган кызлар теоретик биремнәрдән соң практик биремнәргә күчте, тәмле итеп салатлар ясады, икенче аш әзерләде.
Бик кискен көрәштән соң 1 урынны Ландыш Закирҗанова яулады, икенче урында - Фирүзә Гатиятуллина, өченче урында - Гөлчәчәк Галиева. Афәрин, кызлар! Котлыйбыз!
Катнашучылар да, оештыручылар да партнерлары «Каенлык» банкетлар залы хуҗабикәсе Альбина Фасхеевага зур рәхмәтләрен белдерде.