20 октябрьдә Балтач муниципаль районы башлыгы Балтач районында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.
Утырышта хокук саклау органнары, Иҗтимагый совет, Балтач районы эшмәкәрләре Советы әгъзалары катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2021 елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында. (Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Э.Ф. Гарипова чыгыш ясады)
2. Балтач муниципаль районы эшмәкәрләрен сораштыру нәтиҗәләре турында (Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.С. Галимуллин чыгыш ясады).
3. «Балтач районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ да коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру турында. («Балтач районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ директоры А.Р. Нургалиев чыгышы)
4. Гражданнарга социаль түләүләр рәсмиләштергәндә халыкны социаль яклау өлкәсендәге эш нәтиҗәләре, шул исәптән муниципаль районның социаль өлкә учреждениеләре тарафыннан халыкка дәүләт социаль хезмәт күрсәтү системасын камилләштерү турында (Балтач муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы А.Ф. Гатиятуллина чыгышы).
5. Балтач муниципаль районы социаль яклау бүлегендә һәм Балтач районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм мөмкин булган коррупцион күренешләр турында сораштыру нәтиҗәләре хакында. (Балтач муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе Р. А. Таҗетдинов чыгыш ясады)
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесенә учреждение җитәкчеләре һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында конфликтларны булдырмау, җайга салу белән бәйле тыюларның, чикләүләрнең һәм таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту буенча өстәмә чаралар күрү турында күрсәтмә бирелде. «Балтач районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе директорына эшсез гражданнарны теркәү, яңадан теркәгәндә мәнфәгатьләр каршылыгы килеп чыгу очракларын булдырмаска, Балтач муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесенә һәм хезмәткәрләренә гражданнар мөрәҗәгать иткәндә, халыкка хезмәт күрсәткәндә игътибарлылыкны көчәйтергә, гамәлдәге законнар нигезендә социаль ярдәм чаралары, шул исәптән авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә һәм пенсионерларга санатор-курорт юлламалары бирү буенча йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тотарга кушылды. Ике структурага да сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырырга һәм оешманың хезмәт күрсәтүләрен билгеләнгән сроктан озаграк көтәргә (32,6%), халыкның хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре белән канәгать булмавы (38,3%), рәсми түләүләрдән тыш, хезмәтләр күрсәткәндә өстәмә акча чыгымнары (8,5%) башкарылуына игътибар итәргә кирәк. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенә бүлек начальниклары белән берлектә эшмәкәрләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә анализ ясарга.