14 октябрь көнне Мамадыш шәһәрендә өстәл теннисы буенча муниципаль хезмәткәрләрнең ярышлары булып узды. Киеренке көрәштән соң Балтач районы җыелма командасы 5 урынга лаек булды.
Балтач районы командасы составында: Норма авыл җирлеге башлыгы Шәрипҗанов Радик, Норма авыл җирлеге башлыгы урынбасары Зиатдинова Алсу, Борбаш авыл җирлеге башлыгы урынбасары Миннемуллин Риназ.