16 октябрь көнне «Балтач» спорткомплексында 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында Балтач районы футбол федерациясе призына мини-футбол буенча район беренчелеге булып узды. Беренчелектә 9 команда катнашты: Балтач, Норма, Чепья, Борбаш, Субаш, Сосна мәктәпләре, Салавыч лицее, Карадуган һәм Балтач гимназияләре - барлыгы 82 катнашучы. Башта төркем этабы, ә аннары плей-офф үтте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 урын - Балтач урта мәктәбе
2 урын - Сосна мәктәбе
3 урын - Норма урта мәктәбе
Иң яхшы уенчы булып Балтач урта мәктәбеннән Фәйзрахманов Ильяс танылды, ә иң яхшы капкачы итеп Сосна мәктәбеннән Галимов Вилдан билгеләнде. Җиңүчеләр кубок һәм медальләр белән бүләкләнде.