«Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр»

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Россия Банкының «Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр» проектының көзге сессиясе 15 сентябрьдә старт алды һәм 2021 елның 17 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Һөнәри белем бирү оешмалары, югары уку йортлары студентлары өчен 27 сентябрьдән «Белемле инвестор» вебинарлары үткәрелә (https://dni-fg.ru/wiw). Онлайн-дәресләр капиталны саклау һәм арттыру мәсьәләләре белән кызыксынучыларның белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән.

Өлкән буын өчен, финанс мошенниклары алдында аеруча нык зыян күрүче гражданнар категориясе буларак «Пенсион ФГ» (https://pensionfg.ru) проекты тормышка ашырыла. Ул 22 сентябрьдә старт алды. Дәресләрдә тыңлаучылар банк хезмәтләреннән ничек куркынычсыз һәм нәтиҗәле файдалану, заманча онлайн-технологияләр куллану һәм мошенниклардан саклану турында беләчәкләр.

Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен белем бирү оешмалары һәм учреждениеләре өчен «Финанс грамоталылыгы буенча уеннар» проектын тормышка ашыру дәвам итә  (https://dol-igra.ru).  Әлеге проект финанс грамоталылыгы темаларын өйрәнгәндә уку процессын төрлеләндерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International