Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Юлларның яхшы хәлдә булуы - районыбызның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү өчен бик мөһим. Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, алдыгызга куелган бурычларны үтәү өчен бар көчегезне биреп хезмәт куясыз. Эшегез катлаулы һәм җаваплы. Ел саен сезнең тармакка зур бурычлар куела һәм сез аны уңышлы үтәп киләсез. Сыйфатлы юллар салу, гамәлдәгеләрен ремонтлап тору - районның икътисади хәлен яхшырту, транспорт чыгымнарын киметү дигән сүз. Сез моны дөрес аңлап, төбәгебезне заман таләпләренә җавап бирә торган автомобиль юллары белән тәэмин итүдә кулыгыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышасыз. Районда асфальт җәелгән юллар, яңа урамнарның артуы - моңа ачык дәлиле.
Тормышыбыз өзлексез хәрәкәт, транспорт һәм юл белән бәйләнгән. Транспорт йөртүчеләрнең, пассажирлар һәм җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы, кәефләре күп вакыт юл хезмәткәрләре эшенә бәйле. Профессиональлек, җаваплылык һәм хезмәткә омтылыш киләчәктә дә сезнең эшегездә уңышларга китерер дип ышанам.
Бәйрәм уңаеннан сезгә нык сәламәтлек, гаиләләрегездә бөтенлек, районыбызның үсешендә бик кирәкле эшчәнлегегездә яңа уңышлар телим!
Хөрмәт белән, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин