«Бәхет биргән туган җирем»

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Районыбыз шагыйре, язучы Гарифҗан Мәхәммәтшин мәктәп елларыннан ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә.

Шигырьләре республика матбугатында 1970 елларда еш басыла башлый. «Килегез, дусларым!», «Гомерлек язым», «Керим әле урманнарга», «Бәхет» кебек шигырь җыентыклары укучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Балаларга багышланган «Уеннан уймак», «Серләвек», «Сүтелгән йомгак» китаплары дөнья күрде.

Аның иҗатында җырлар аерым урын алып тора. Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов, Сара Садыйкова, Луиза Батыр-Болгари, Азат Хөсәенов, Әнвәр Шаһиморатов, Мәсгудә Шәмсетдинова һ. б. танылган композиторлар аның шигырьләренә 60тан артык җыр иҗат иттеләр.

12 октябрь көнне, шагыйребезнең гомер бәйрәме уңаеннан, аның тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак танышу өчен Балтач мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән шигъри аланда олуг шәхесебез турында фикер алышу узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International