Менталь тайпылышлары булган социаль хезмәт алучылар төркеменең чираттагы шөгыле мастер-класс формасында узды. Шөгыльгә белгечләр "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"нең өстәмә белем бирү педагогы Кәримова Алия Раил кызын чакырдылар. Аның белән бергә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучыларга нейлоннан лилия чәчәген ясарга өйрәттеләр. Чәчәкләр катнашучыларга да, чараны оештыручыларга да бик күп уңай эмоцияләр бүләк иттеләр.