Татарстанда яшәүче милләт вәкилләре үз телендә үз халкының үзенчәлеген чагылдырырга тиеш.
Күпмилләтле Татарстаныбызның көче – аның бөтенлегендә. Һәр милләтнең бай тарихи-мәдәни мирасы бар. Безнең шуны барлыйсы, Татарстан җирлегендә яшәүче милләтләрнең телен, гореф-гадәтен, мәдәниятен, аш-суын, җырларын, үзенчәлекләрен күрәсе килә. Шул уңайдан "Милләт авазы" дигән видеоязмалар бәйгесен игълан ителә!
БӘЙГЕНЕҢ ШАРТЛАРЫ ТҮБӘНДӘГЕЧӘ:
- 30-60 секундтан да артмаган, горизонталь рәвештә, MOV һәм MP4 форматларындагы видеоязма төшереп, аны millt.avazy@mail.ru адресына җибәрергә;
- бу видеода Татарстанда яшәүче милләт вәкилләре үз телендә шигырь, җыр яки бию башкарырга, яки гореф-гадәт, бәйрәм күренешен күрсәтергә, яки аш-су рецепты белән бүлешергә, гомумән, үз халкының үзенчәлеген чагылдырырга тиеш;
- рус яисә татар телендә, 3-5 җөмлә белән видеоның эчтәлеге турында да кыскача аңлатып китү мәҗбүри. Шунда ук видеоязманың авторын (фамилия, исеме), торган урыны, телефон номерын күрсәтергә кирәк булачак.
"Милләт авазы" бәйгесенә иҗади эшләр 11-25 октябрь аралыгында кабул ителә. Җиңүчене халык ҮЗЕ сайлаячак. 27 октябрь – 10 ноябрь аралыгында 100tatarstan.ru cайтында (татарча бүлеге) ачык тавыш юлы белән җиңүче ачыкланачак. Аңа 5000 сум акчалата бүләк тапшырылачак.
Элемтә өчен телефон: 89393895831 (Чулпан)
Электрон почта: millt.avazy@mail.ru