Самара шәһәрендә 2-9 октябрь көннәрендә авыл җирендә яшәүче укучылар арасында шахмат буенча Бөтенроссия шәхси команда ярышлары узды. Райондашыбыз - җиде яшьлек Зәринә Сәмигуллина 9 яшькә кадәрге кызлар арасында 3 урынны яулады. Шулай итеп, шашка буенча ике тапкыр Россия чемпионы Зәринә Сәмигуллина хәзер шахмат буенча Россия призеры булды.
