Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне – барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә.
Балтачның иң зур горурлыгы – аның уңган, бердәм, кирәк булганда җир җимертеп эшли, вакытын белеп, матур ял да оештыра белә торган кешеләре. Күктән нидер төшәсен көтеп тормыйча, үз язмышын, үз тормышын көйле итеп алып барырга тиешлеген бар тирәнлеге белән аңлап эш итүче тырыш халык яши бездә. Нинди генә хезмәттә, нинди генә яшьтә булсалар да, халкыбыз туган төбәгебезнең изге җиренә баш ия, аны һәрчак иркен, ямьле, данлы итеп күрергә тели. Җәмгыять нинди генә сәяси кыйблаларга атласа да, төрле үзгәрешләр кичерсә дә, яшәешнең нигезе хезмәт булып кала.
Быелгы кебек сынаулы елда да авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы фидакарьләребез сынатмады, килеп туган авырлыкларны җиңеп, яхшыга өмет тотып, үз эшләрен һәрвакыттагыча намус белән башкардылар. Әлеге фидакарьлек игенчелектә дә, терлекчелектә дә чагыла. Без сөт җитештерү буенча иң югары күрсәткечләр белән эшләүче районнар рәтендә. Быелның 9 аенда район буенча 77 мең 901 тонна сөт җитештерүгә ирештек. Көнлек савымны 300 тоннага җиткерә алуыбыз да, киеренке хезмәт башкарган терлекчеләребезнең, белгечләр һәм хуҗалык җитәкчеләренең уртак хезмәт җимеше.
Игенче-механизаторларыбыз да елның-елында фидакарьлек үрнәге күрсәтә. Яңгырсыз җәйләрдә иген язмышы өчен, маңгай тире түгеп көрәшкән игенчеләр тырышлыгы белән быел бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан, кукуруз культурасын да кертеп 66 мең 248 тонна уңыш җыйнап алынды.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә һәр ирешелгән биеклектә хезмәтчәннәрнең бердәм көче һәм үз эшләренә җаваплы караулары чагылыш ала.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре! Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм, Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим!
Хөрмәт белән, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин