9 октябрь көнне Балтач һәм Чепья авылы үзәк урамнарында өлкәннәр декадасына багышланган традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян (фермер) хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты. Халыкка ит һәм сөт продукциясе, яшелчә, бал, үсентеләр, ашлык, печән һ.б. тәкъдим ителде.
Өлкән яшьтәге кешеләр ярминкәне аеруча көттеләр, чөнки монда кышка яшелчә һәм җиләк-җимеш запасы, терлек һәм кош-корт өчен фураж әзерләргә мөмкин.
Шулай ук район җитәкчелеге ярминкәне карап чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән шәхсән аралашты. Алар тәкъдим ителгән продукциянең ассортименты һәм аның бәяләре белән таныштылар.