11 октябрьдән Татарстанда QR-кодлар һәм кайбер чикләүләр кертеләчәк

2021 елның 8 октябре, җомга

Республика хөкүмәте 11 октябрьдән өстәмә чикләүләр кертә торган карарга кул куйды. Кызганычка каршы, эпидемиологик хәл яхшырмый. Күргәнегезчә, кайбер төбәкләр мисалында халыкның тормышы һәм сәламәтлеге өчен янаган куркынычны киметү өчен өстәмә чаралар кирәк.

Шулай итеп, 11 октябрьдән түбәндәге өстәмә чикләүләр кертелә:

1. Театрлар, кинотеатрлар (кинозаллар), цирклар, концерт залларының эше тамашачы залларының 50% тан да артмаган, әмма 500 дән артык кеше тутырылмаганда башкарылырга тиеш.

2. Рәсми спорт һәм физкультура чаралары, тамаша-күңел ачу, мәдәни чаралар тамашачы урыннарын 50% тан да артык түгел, һәм 500 дән артык кеше булганда гына үткәрелергә тиеш.

3. Кунакханәләрнең, шул исәптән хостелларның эше номер фондының 50 проценттан да артмавын тәэмин итү шарты белән (100 процент тулыландыру – барлык хезмәткәрләр дә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләнгән очракта, медицина оешмасы белешмәсе белән расланган вакциналаштыруга каршы медицина күрсәтмәләре булган затлардан тыш) башкарылырга тиеш.

4. Җәмәгать туклануы объектларында булу, спорт үзәкләрендә, бассейннарда, фитнес-үзәкләрдә, аквапаркларда хезмәт күрсәтү, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә (комплексларына) керү, сәүдә залы мәйданы 400 кв.метрдан артык булган ваклап сату объектларында булу COVID-19га каршы вакцинация узуны раслаучы гамәлдәге QR-кодларны күрсәткәндә генә мөмкин булачак.

5. COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләнмәгән яки соңгы алты ай эчендә әлеге авыруны кичермәгән 65 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен мәҗбүри изоляцияләү режимы кертелә.

Эш бирүчеләр мондый хезмәткәрләрне дистанцион эш форматына күчерергә яки 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен күрсәтелгән чикләүләрне үтәүне тәэмин итүче башка чаралар күрергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International