Көз – кешеләрдәге соклану, таң калу кебек хисләрне уята, илһамландыра торган чак.
4 октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә узган "Көзнең сихри бизәкләре" исеме астында "Салават күпере" тозлы камырдан эшләнмәләр клубының мастер-классы балаларны көзге табигатькә дәште. Балтач урта мәктәбенең 1 В сыйныфы укучылары алтын, сары, кызгылт яфраклар әйләнәсендә тозлы камырдан яфрак ясау серләренә төшенделәр.

