Коррупцион җинаятьләр турында телдән хәбәрләр һәм язма гаризалар, җинаять кылу урынына һәм вакытына бәйсез рәвештә, хокук саклау органнарында тәүлек буе кабул ителә.
Сезне Эчке эшләр органының кизү частендә, прокуратура органнарының кабул итү бүлмәсендә, тикшерү комитетында тыңларга һәм телдән яки язма рәвештә хәбәр алырга тиешләр. Шул ук вакытта сезгә гариза кабул иткән хезмәткәрнең фамилиясе, вазыйфасы һәм эш телефоны белән кызыксынырга кирәк.
Сез үзегезнең гаризагызның күчермәсен хокук саклау органында теркәлүе турында тамгалы яисә талон-белдерү кәгазе алырга хокуклы, анда гариза кабул иткән хезмәткәр турында белешмәләр һәм аның имзасы, теркәү номеры, хокук саклау органының атамасы, адресы һәм телефоны, гариза кабул итү датасы күрсәтелә.
Сез хокук саклау органында сезнең гаризага карата кабул ителә торган чараларның характеры турында белергә хокуклы.
Коррупцион җинаять турында сездән хәбәр (гариза) кабул итүдән баш тарткан очракта, югары инстанцияләрдә (район, шәһәр, республика, федераль) бу законсыз гамәлләргә шикаять бирергә, шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләренең республика Прокуратурасына, хокук саклау органнары һәм көч структуралары эшчәнлегенә прокурор күзәтчелеген гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе Генераль прокуратурасына хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хокуксыз гамәлләренә шикаять бирергә хокуклы.