Хөрмәтле Балтач муниципаль районы халкы! Сезне 2021 елгы Бөтенроссия халык санын алуда катнашырга чакырабыз!
Исәпкә алуны беренче тапкыр берничә ысул белән узарга мөмкин булачак - өйдә исәпкә алучыны көтәргә, гаиләне интернет аша «Дәүләт хезмәтләре» Порталында яки «Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасында яздырырга мөмкин, моның өчен расланган исәп язмасын булдырырга кирәк. Электрон халык санын алу чорында 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр «халык санын алуны узарга» хезмәтен сайларга һәм сорауларга җавап бирергә кирәк. Сораштыру тәмамланганнан соң, сез почта аша яки мобиль телефонга өй өчен QR-код һәм өйнең һәр әгъзасы өчен цифрлы код алачаксыз. Аларны өегезгә килүче исәпкә алучыга күрсәтегез. Бу Росстат мәгълүматлар базасындагы язмаларны кабатлаудан саклау өчен кирәк.
Шулай ук күпфункцияле үзәктә яки исәпкә алу участогында да исәпкә алынырга мөмкин.