Гөлнадия Сабир кызы Сабирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

2021 елның 2 октябрь көнендә Арбор авылында яшәүче тыл ветераны Гөлнадия Сабир кызы Сабирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Район җитәкчелеге юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International