7 октябрьдә халык тыңлаулары узачак

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хәбәр иткәнчә, 7 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы, Балтач ш.т. б., Ленин ур., 42 нче йорт адресы буенча «2021 елның 9 ае йомгаклары буенча хокук куллану практикасы һәм административ практика мәсьәләләре» дигән темага ачыктан-ачык фикер алышулар үткәреләчәк. Чара онлайн режимда Zoom платформасы аша үткәрелә.

Киңәшмә барышында катнашучыларны 2021 елның 9 ае йомгаклары буенча үткәрелгән тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча кыскача мәгълүмат, контрольлек итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләре турында ачык фикер алышу көтә.

Чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.

Тоташу өчен сылтама:

https://us02web.zoom.us/j/4012600387?pwd=ZEhQamdlMXQrL0ZIQ2JUQmNjQkNidz09

Конференциянең идентификаторы: 401 260 0387

Керү коды: 34567

Күрсәтелгән тематика буенча сезне кызыксындырган сорауларны 6 октябрьгә кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрә аласыз: Bulat.Kadyrov1@tatar.ru

Мәгълүматны әлеге телефон номерлары аша ачыкларга була: 8(84366) 3-28-79, 8(84368) 2-44-03

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International