Бүген - 23 июль көнне Балтач районының авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында уракка төшәр алдыннан ел саен традицион рәвештә үткәрелә торган "Комбайннар парады" старт алды.
Көннең беренче яртысын "Игенче", "Сорнай", "Алга" хуҗалыклары үз комбайннарын тәкъдим иттеләр. Ә көннең икенче яртысында комиссия әгъзалары "Татарстан", "Борбаш", Тимирязев исемендәге хуҗалыкларның комбайннарына бәя бирде.
Бүген "Игенче" - 6, "Сорнай" - 4, "Алга" - 6, "Татарстан" - 5, "Борбаш" - 4, Тимирязев исемендәге хуҗалык шулай ук 4 комбайнны парадка тәкъдим иткеән иде. Районда 20 хуҗалыкта барлыгы 93 комбайн исәптә. Уракка төшәр алдыннан аларның барысының да эшкә әзерлекләре һәм төзеклеклекләре тикшерелә.
19 июль көнне Балтач районының "Форпост" үзәге балаларның "Романтик" сәламәтләндерү һәм ял лагеренда командалар арасында пневматик коралдан ату ярышы оештырган.
Бүген – 23 июль көнне район Советының кече утырышлар залы нда Өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булды.
Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.
Район Советының 24-нче утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:
1. Балтач муниципаль районының агымдагы елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында.
2. Балтач муниципаль районының 2018-нче елга, 2019-2020-нчы елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында.
3. Балтач муниципаль районының 2018 елдагы 6 айлык бюджет үтәлеше турында.
19 июль көнне "Хыял" яшьләр үзәге "Романтик" балалар лагерында "КараокеБатл" оештырды. Әлеге музыкаль уенда ял итүче балалар бик теләп катнаштылар.