ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2018 ел
шимбә

Мәгариф идарәсе педагогик-психологик хезмәт күрсәтү бүлеге психологлары Гүзәл Нурулловна һәм Алсу Василевна 6 нчы апрель көнне Чепья мәктәбендә 5 нче, 9 нчы сыйныф укучыларына тренинглар уздырды. Шулай ук укучылар белән индивидуаль  консультацияләр үткәрелде.

5 нче апрель көнне Карадуган гимназиясенең 4,5,6 нчы сыйныф укучылары кабаттан психологлар Закирова Г.Н һәм Идрисова А.В белән очрашты. Тренинглар вакытында 4-5 нче сыйныфлар әти-әни, гаилә кадерен аңларга өйрәнсә, 6 нчы сыйныфның малай-кызлары интернеттан дөрес файдалану серләренә төшенделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International