2 октябрь көнне Пыжмара төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2003-2005, 2006-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында «Кама» АХҖК призына кул көрәше буенча район беренчелеге булып узды.
Беренчелектә районның 10 мәктәбеннән (Яңгул, Түнтәр, Чепья, Балтач, Нөнәгәр, Салавыч, Карадуган, Шубан, Субаш, Сосна мәктәпләре) егетләр һәм кызлар – барлыгы 65 спортчы катнашты.