Көзнең иң матур көннәренең берсендә дөнья буйлап сезнең бәйрәм – Өлкәннәр көне билгеләнеп үтә.
Сезнең буын кешеләренең бер күркәм, бүгенге яшьләр сокланырлык, үрнәк алырлык сыйфаты бар: сез беркайчан да тормыш авырлыгыннан зарланмый, килгән кайгы-хәсрәтләрне дә җиңел үткәрергә сәләтле, хезмәттән ямь табып яшәргә, булганына шөкер итеп, матур картлык көннәрегездә кадер-хөрмәткә ия олуг затлар сез.
1 октябрь көнне районыбызның хөрмәтле өлкәннәрен тәбрикләп, Балтач Үзәк китапханәсе "Салкын чишмә" эко паркында "Алтын чор күңел түремдә" дип исемләнгән музыкаль кичә тәкъдим итте. Җыр-бию, нәфис сүз, кадерле өлкәннәребезнең яшьлеген чагылдырган "Аулак өй" күренешләре чараның төп кунакларының күңелендә матур мизгелләр булып калды. Бер сулышта, җылы караш һәм хөрмәт сүзләре белән үрелеп барган музыкаль кичә алдагы көннәрдә дә кадерле өлкәннәребезнең күңелен җылы кояш кебек җылытып торыр дигән теләктә калабыз.