"Өлкәннәр – алтын канат"

2021 елның 1 октябре, җомга

1 октябрь – Өлкәннәр көне. 30 октябрь көнне әлеге күркәм бәйрәмне каршылап, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Өлкәннәр – алтын канат" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Кичәдә Балтач урта мәктәбенең 1А сыйныфы укучылары һәм аларның әби-бабайлары катнашты.

Бәйрәм чарасын китапханәчеләр катнашында "Кирлемән яңа дуслар эзли" спектакле ачып җибәрде. Балалар үзләре дә сәләтләрен күрсәтеп, әби-бабайларына шигырьләр, җырлар, котлау открыткаларын бүләк иттеләр. Ике буын төрле уеннарда да актив катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International