Балтач муниципаль район башлыгының Өлкәннәр көне белән котлавы

2021 елның 1 октябре, җомга

Кадерле өлкәннәребез! Сезне көзге якты бәйрәм - Халыкара өлкәннәр көне белән ихластан котлыйм һәм иң изге теләкләремне җиткерәм!

Өлкән буын кешеләре зирәклек чыганагы, ә бәйрәмебез заманнар һәм буыннар бәйләнешен гәүдәләндерә. Бүгенге яшь буын өчен сез кыйммәтле байлык,тормыш тәҗрибәсен саклаучылар булып торасыз.Яшьләрнең  энергиясе,инициативасы һәм өлкән буынның бай тәҗрибәсе -  тормышыбыз мәгънәсенең бер-берсен тулыландыручы аерылгысыз өлешләре.Тормышта авыр минутлар  булганда, киңәш сорап, сезгә мөрәҗәгать итәбез,сезнең белән шатлык-уңышларыбызны уртаклашабыз.Сез илгә лаеклы уллар-кызлар үстердегез, бүген уңай тормыш тәҗрибәсен, әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклап, оныклар, оныкчыкларга тапшырасыз. Сезнең гомер - ул байлык.

Заман авырлыкларына бирешмичә, илебез өчен көчегезне, хезмәтегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә! Һәрвакыт янәшәдәгеләрегезнең җан җылысын тоеп, җылы карашка кинәнеп яшәгез! Көннәрегез бәхет-шатлыкта үтсен. Сәламәтлекләрегез нык,күңелләрегез гел шат булсын. Җәмгыятебездә кирәкле булуыгызны тоеп, рәхәттә, бәрәкәтле яшәүләр насыйп булсын сезгә! Бәйрәмегез котлы булсын!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International