ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

Нуриев Ришат – «Көндәлек чыгымнарны киметү өчен (ягулык, запас частьлар, хезмәт хакы) көчле егәрлекле техника һәм югары җитештерә торган агрегатлар сатып алырга кирәк. «Джон Дир» – акча эшли торган техника». 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Ришат Нуриев үзенең сүзен – «Көчле егәрлекле техникадан һәм югары җитештерә торган агрегатлардан башка, хәзерге вакытта бизнесны алып барып булмый», дип башлады. Чөнки хуҗалыкларны өстәмә энергия белән тәэмин итү билгеләнгән эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Районның хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре үзләре дә бу аксиоманы яхшы анлыйлар, яңа техникага булган бәя генә чапан итәгеннән тарта шул. 

29май көнне Балтач бистәсенең “Сөенеч” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбиячеләре Сагдуллина Г.К, Закирҗанова Л.Р.) Балтач үзәк балалар китапханәсенә кунакка килделәр. Китапханәгә йөрү тәртипләре, балалар журналлары,китапханәбезгә кайткан яңа балалар  китаплары белән таныштылар. Россиядә Пушкин көне уңаеннан бөек рус шагыйре, язучысы А.С. Пушкинның балалар иҗатына багышланган“В гости к Пушкину” исемле әдипнең әсәрләре буенча ясалган китап күргәзмәсенә куелган китапларгаәдәби сәяхәт кылып, әкиятләре буенча төзелгән сәяхәт- викторинада көч сынаштылар.

Чепья авыл китапханәчесе "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән китапханәчеләр көне уңаеннан "Китап укый алганнарның күңелендә булмый каралык" дип исемләнгән китап сөючеләр көне үткәрде. Укучылар беренче кулъязма китаплары , республикабызның милли китапханәсе һәм Чепья авыл китапханәсенең тарихы, эшчәнлеге белән таныштылар. Авыл китапханәсе фондының кызыклы китапларына күзәтү үткәрелде.

  26 май көнне Борнак авыл китапханәсендә “Табигать-иң яхшы даруханә” исемле әңгәмә зурлар өчен үткәрелде.Табигатьнең гүзәллеге,матурлыгы,аның байлыклары турында сөйләнелде.Дару үләннәренең кеше өчен файдасы зур икәнлеге буенча  фикер алышынды.

Чепья балалар китапханәсе җәйге каникул  айларында үзенең китап укучыларын һәм авылга кайткан кунак кыз-малайларны  китапханәгә чакыра. Аларны  дистәгә якын журнал, дәрес программасы буенча әдәбият һәм күп сандагы татарча-русча яңа басмалар көтә. Китапханәбез  шимбә-ялдан кала һәркөнне эшли. Сезне көтеп калабыз!

26 май көнне Түбән Кенә авыл клубында "Солдат булды егет..." армиягә озату кичәсе үткәрелде. Альмир Ибрагимовка изге теләкләрен ирештерү өчен "Игенче" авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Булат Зиатдинов, авыл җирлеге башлыгы Шамиль Низамиев , укытучылары, классташлары, туганнары килде. Кичәбезне ямьләндереп үзешчәннәшребез үзләренең матур җырларын башкардылар. Барлык катнашучыларыма, килгән кунакларыбызга зур рәхмәтемне ирештерәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International