Ел саен 1 октябрь Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Шул хөрмәттән 29 сентябрь көнне "Кама" күмәк хуҗалыгы өлкәннәребезне котлап, күчтәнәч пакетлары өләште.
Хөрмәтле Өлкәннәребез! Сезне чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, күп куанычлар, алдагы гомерләрегездә җан тынычлыгы белән балаларыгызның хөрмәтендә яшәвегезне телибез!