Балтач муниципаль районында Өлкәннәр декадасы кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны котлый башладылар. 28 сентябрь көнне Балтач районы «Наз» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль карамакта торучы атказанган укытучы Сания Фатыйх кызы Фатыйхованы бәйрәм белән котладылар һәм эш урыныннан азык-төлек җыелмасы тапшырдылар. Ул озак еллар Балтач урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Бүген Сания Фатыйх кызына 84 яшь, аны социаль хезмәткәр Ленара Гәрәфетдинова карый.
Бу бәйрәм - өлкән буын кешеләренә карата ихтирам һәм хөрмәтебезне күрсәтү. Әбиләр һәм бабайлар һәрвакыт түземсезлек белән игътибар, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык көтә.