Татарстанда республикакүләм педагогика конкурсына йомгак ясалды. Балтач районы О. Н.Исаев исемендәге Урта Көшкәт мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Людмила Якимова «Удмурт телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәпкәчә белем бирү оешмасының иң яхшы тәрбиячесе» конкурсында беренче урынны яулады.
Финалда ул Әгерҗе, Менделеевск һәм Кукмара районнары педагоглары белән көч сынашты. Төп сынауларның берсе мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган удмурт теленә өйрәтү буенча мастер-класс үткәрү булды.
Конкурс удмурт телендә тәрбия һәм укытуны гамәлгә ашыручы, педагогик эшчәнлектә туган телне укытуның инновацион методикаларын һәм технологияләрен гамәлгә ашыручы иҗади тәрбиячеләрне ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.