28 сентябрь көнне Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Экстремизмга – ЮК!» айлыгы кысаларында узган «Сугышсыз җир» дип исемләнгән рәсем конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булып узды. Конкурска барлыгы 19 эш тапшырылган иде.
Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны дипломнар, истәлекле бүләкләр белән Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова һәм «Форпост» үзәге директоры Фердинанд Гыйлемҗанов бүләкләде.