2021 елның 1 октябрендә 11:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан видеоконференцэлемтә режимында Өлкәннәр көненә багышланган муниципаль районнарда яшәүче халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Хөрмәтле Өлкәннәр! Әгәр дә сез юридик ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ һәм кабул итүгә язылырга телисез икән, үзегезне кызыксындырган сораулар белән 26 сентябрьгә кадәр (84368) 2-54-37 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.