Хөрмәтле райондашлар!
Салкын кышка кергәнче, алдыбызда торган бер мөһим бурыч – йорт тирәләребездә чистарту-төзекләндерү эшләрен башкару. Гомумән, чисталык мәсьәләсе һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Балтач районы административ комиссиясе вәкилләре һәрдаим авылларда чисталыкны тикшерү буенча рейдлар үткәреп торалар. Соңгы рейдта алар янә чабылмаган юл кырыйларына, чүп баскан өй тирәләренә, аунап яткан төзелеш материалларына игътибар иттеләр.
Шуңа күрә урам яктагы, өй тирәләрендәге үләннәрне чабып куйсак, капка төпләрен тәртипкә китерсәк, авыллар да матурланыр, штрафлардан да котылырбыз.