Милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, календарь бәйрәмнәрне халкыбызга кайтару, шәхси хуҗалыкларда традицион булган кош-корт үрчетүне торгызу максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы «Каз өмәсе» фестивале үткәрә. Фестивальгә әзерлек йөзеннән, 7 номинациядә бәйгеләр оештырыла:
- Каз өмәләренә багышланган видеоматериаллар, шигырь һәм җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр (видео форматта җибәрү сорала);
- Каз-үрдәктән пешерелгән татар халык ашлары (видео форматта ничек пешерелүен һәм төгәл рецептларын җибәрү сорала);
- Каз-үрдәк мамыгыннан ястык-мендәрләр тутыру һәм матур итеп чигелеш белән тәэмин итү (фотосурәтләр һәм видео форматта җибәрү сорала);
- Каз-үрдәк каурый һәм канатларыннан эшләнелгән халык кәсепләре эшләнмәләре (фотосурәтләр һәм видео форматта җибәрү сорала);
- Каз һәм үрдәк продукцияләрен яңа дизайн форматта халыкка тәкъдим итү ысуллары (дизайнерлар бәйгесе) һәм «Үз-үземә режиссер» видеоформат конкурсы;
- Яңа технологияләр нигезендә эшкәртелгән каз-үрдәк продукциясе конкурсы;
- Күпләп каз-үрдәк асраучы гаилә һәм фермерларның туй казларын, тере ата һәм ана казларны милли киемгә киендерү бәйгесе.
Фестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләр анкетаны фото- һәм видеоматериалларны һ.б. 2021 елның 20 октябрьдан да соңга калмыйча ak.kalfak@mail.ru электрон адресына җибәрергә тиеш.