VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау нәтиҗәләре

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

3 көн дәвамында барган сайлауларда Балтач районында барлык сайлаучыларның 96,5%ы тавыш бирде. Сайлауларда катнашу - һәрберебезнең гражданлык бурычы. Балтач районы халкы актив рәвештә сайлауларда үз фикерен белдерде. 

Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, сайлау участокларына килгән 24349 сайлаучының 90,25 проценты үз тавышларын «Бердәм Россия» партиясе өчен биргән. КПРФ партиясенә 5,33 процент халык ышаныч белдергән. ЛДПРны – 1,31, «Гадел Россия»не 0,52 процент сайлаучы хуплаган. Башка партияләрнең дә үз фикердәшләре бар. «Новые люди» – 0,47, «Коммунисты России» – 0,39, «Партия пенсионеров» – 0,33, «Партия Роста» һәм «Яблоко» – 0,18, «Российская партия свободы и справедливости» – 0,14, «Зеленые» – 0,12, «Зеленая альтернатива» – 0,10, «Родина» – 0,09, «Гражданская платформа» партиясе 0,06 процент тавыш җыйган.

26 номерлы сайлау округы буенча Балтачта иң күп тавыш Вольфсон Илья Светославовичта. Аның кандидатурасын 24349 сайлаучының 67,76 проценты хуплаган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International