ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Балтач районында булды: Балтач үзәк хастаханәсендә яңа томограф урнаштырдылар, ә Смәел авылында яңа ФАП ачтылар

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

19 сентябрьдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков эшлекле визит белән Балтач районында булды.

Балтач үзәк хастаханәсендә министр рентген компьютер томографиясенең һәм эндоскопик тикшеренүләрнең ике яңа кабинеты эшен тикшерде.

Компьютер томографын сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча урнаштырганнар. 2021 елда бу программа буенча 223, 4 млн сумлык 16 берәмлек медицина җиһазлары сатып алу планлаштырыла.

Моннан тыш, Марат Садыйков эшлекле визиты барышында Смәел авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачты. Бу инде Балтач районында 16 нчы ФАП. Медицина учреждениесы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы булган «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча төзелгән.

Кунаклар яңа бинаны карап чыктылар һәм медицина ярдәме күрсәтү шартларының уңайлылыгын һәм дәрәҗәсен бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International