Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

20 сентябрь 23 сәгатьтән 21 сентябрь 9 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 21 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр салкыннар көтелә.

Температураның түбәнәюе сәбәпле, электр көнкүреш приборларын һәм газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу, кулдан ясалган җылыту җайланмаларын куллану, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында техноген янгыннар барлыкка килү ихтималы арта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International