19 сентябрь 00 сәгатьтән 09 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 19 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән -3 градуска кадәр салкын булачак.
Температураның түбәнәюе сәбәпле, электр көнкүреш приборларын һәм газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу, кулдан ясалган җылыту җайланмаларын куллану, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында техноген янгыннар барлыкка килү ихтималы арта.