Балтач районында Республика клиник хастаханәсенең Күчмә поликлиникасы эшли башлады

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

2021 елның 23 августыннан Балтач районында Республика клиник хастаханәсенең күчмә поликлиникасы эшли башлады. Республика клиник хастаханәсе табиб-белгечләре район авылларыннан пациентларны кабул итәчәк.

Бу атнада мобиль комплекс Урта Көшкәт авылында булачак һәм табиблар якын-тирәдәге авыллардан халыкны кабул итәчәк. Дүшәмбе көнне эш Сосна авылы участок табибы Г. М. Гимранованың пациентларын кабул итүдән башланды. Бу атнада шулай ук участок табиблары В.А.Гыйматдинова, Г.И.Зиннәтуллина пациентларын карау планлаштырыла. График буенча 30 август күчмә поликлиника Яңгул авылында, 6 сентябрьдә Чепья авылында, 13 сентябрь Кариледә, 20 сентябрь Карадуган авылында эшләячәк.

Республика клиник хастаханәсе табиблары пациентларны кабул итүне гомуми практика табиблары шәфкать туташлары, участок табиблары һәм фельдшерлык пунктлары фельдшерлары тарафыннан алдан төзелгән исемлекләр буенча алып бара.

Кабул итүгә Республика клиник хастаханәсеннән кардиолог, эндокринолог, невролог, кан тамырлары хирургы, офтальмолог, гинеколог, билгеле бер көннәрдә онколог килә.

Әгәр гражданнар графикларны үтәп, исемлек буенча билгеләнгән вакытта килсәләр, табибларга хөрмәт итеп, авыл халкының сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча әлеге мөһим һәм кирәкле чараны оештыруга аңлап карасалар, эш көйле һәм нәтиҗәле барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International