Бүген, 25 август көнне, Балтач муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды.
Конференция күптән түгел Норма авылында ачылган «Тургай» балалар бакчасында старт алды. Кунаклар заманча балалар бакчасын карады, шулай ук Норма урта мәктәбенең казанышлары белән танышты, кайнар коймак һәм чәй белән сыйланды.
Киңәшмә традиция буенча «Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе» янындагы мәйданда белем бирү учреждениеләренең казанышлары күргәзмәсе белән дәвам китте. ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Илдар кызы Исламова район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов белән берлектә күргәзмәдә куелган кул эшләре, укучыларның техник иҗаты белән таныштылар.
Аннары «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе узды. Балтач муниципаль районында 1 нче сентябрь алдыннан мәктәп яшендәге балигъ булмаган балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтү күркәм традициягә әверелде.
Пленар утырыш ахырында иң яхшы педагоглар һәм тәрбиячеләр республика һәм район бүләкләре алдылар. Шулай ук безнең район укытучылары сафына яңа аяк басучы яшь укытучылар белән таныштырып уздылар.