Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләргә каршы тору буенча хокук саклау һәм башка вәкаләтле органнарның эшчәнлеге хакында киңәйтелгән киңәшмә

2021 елның 30 июле, җомга

29 июль көнне Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин рәислегендә блигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләргә каршы тору буенча хокук саклау һәм башка вәкаләтле органнарның эшчәнлеге хакында киңәйтелгән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф.Хәйретдинов, Балтач районы башлыгы урынбасары Н.Н. Сабирҗанов, Балтач район Советы Аппараты җитәкчесе Р. Х. Мөхәммәтҗанова, Балтач районы прокуроры урынбасары Д. Н. Салехов, Балтач районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы И. К. Усманов, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. Ф. Гәйнетдинов, район башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, балигъ булмаганнар белән профилактик эш алып бару өчен җаваплы җитәкчеләр һәм матбугат вәкилләре катнашты.

Мәсьәләләр буенча фикер алышу кысаларында Балтач районы прокуроры А.Ш. Низамиев, Балтач районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы И. К. Усманов, Балтач һәм Кукмара районнары суд приставлары бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы А. Ф. Әхәтова, Балтач раөон башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" җитәкчесе А. Ю. Шагаева, Норма урта мәктәбе директоры Л. Ф. Гатауллина чыгыш ясадылар.

Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге начальнигы И.К. Усманов үзенең чыгышында банк хезмәткәрләре исеменнән акча күчерү соравы буенча мошенниклык очракларының ешаюы һәм мошенниклык төрләре турында халык арасында аңлату эшләре алып бару кирәклеге турында да билгеләп үтте.

Узган фикер алышу нәтиҗәләре буенча балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне профилактикалау эшен оештыруны, шулай ук яшүсмерләр җинаятьчелеге мәсьәләләрен хәл иткәндә хокук саклау органнары һәм башка вәкаләтле органнарның үзара хезмәттәшлеге дәрәҗәсен арттыру буенча чаралар эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International