Балтач «Наз» халыкка комплекслы социаль күрсәтү үзәге белгечләре өчен гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән акция оештырды.
Буйлы курчаклар костюмнарындагы белгечләр мускулларны йомшарту һәм кан әйләнешен яхшырту өчен берничә күнегү әзерләгән иде. Хезмәткәрләр мондый акцияләрнең мөһимлеген искәртеп, алардан соң эшкә сәләтлелек һәм эш сыйфаты яхшыруын билгеләп үттеләр.