Балтач районы XIV Республика балалар Сабантуена чакыра

2021 елның 23 июле, җомга

Хөрмәтле район халкы һәм кунаклар!

25 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында ундүртенче тапкыр Республика мөселман балалар Сабантуе узачак. 

Балалар өчен дип аталса да, бәйрәмне күрергә республика хөкүмәте вәкилләре, дин әһелләре, күренекле шәхесләр, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән күп санлы кунаклар килә. Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар – яулыктан булачак. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге – чарага җыелган халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы.

Сабантуе Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән оештырыла.

Сабантуе балаларның Коръән һәм догалар укуы, мөнәҗәт әйтүе, шигырь сөйләве белән үрелеп барачак. Бәйрәм кысаларында сабыйлар өчен төрле уеннар, ярышлар, нәниләрне рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар оештыру каралган.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.

Борбаш сабантуй программа docx.docx

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International