«Наз» үзәге белгечләре тәрбиягә алынган гаиләдә яшәүче Идея Жилинаның хәлләрен белде

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Зур Лызи 1 өлеш авылында тәрбиягә алынган гаиләдә яшәүче Идея Жилинаның яшәү шартларын тикшерделәр.

Әнисә Хәйруллина, яшәү шартларыннан канәгать булуын, проблемалар һәм тәкъдимнәр булмавын ачыклады. Жилина Идея Николаевна әлеге гаиләдә яшәү шартларыннан һәм аңа карашыннан тулысынча канәгать булуын белдерде.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гүзәл Кәлимуллина аның белән «Кинотерапия» һәм «Хатирәләр терапиясе» ярдәмендә мавыгулары турында сөйләште. Үткәргән әңгәмә дәресеннән соң, Идея Николаевна эчке борчулар «юкка чыкты», ышаныч һәм оптимизм хисе тудырды дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International