Уңышны җыеп алу, саклау һәм эшкәртү чорында янгыннарны профилактикалау максатында Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәтенең Саба отрядының Янгул авылындагы аерым постында янгын сүндерүчеләр Балтач муниципаль районының «Яна тормыш» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Әңгәмә барышында ашлык җыю техникасын беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. Хезмәткәрләргә техника янганда гамәлләрнең тәртибен, ут белән эш иткәндә саклык һәм махсус җиһазландырылган урыннардан читтә тәмәке тартуны булдырмау турында искә төшерделәр, янгынга каршы темага белешмәлекләр тапшырдылар.