Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Хокукый белем мәктәбе дәресләре узачак

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

2020 елдан вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый белем бирүгә юнәлдерелгән социаль проектны гамәлгә ашыра.

2021 елның 23 июлендә 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белем мәктәбе дәресе узачак.

Укуны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы вәкиле үткәрә

Тема: «18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балалар һәм тумыштан инвалидлар өчен мәдәни-ял чаралары» 

Катнашу өчен WhatsApp мессенджерында төркемдәге сылтама буенча дәрескә кушылырга кирәк.

WhatsApp төркеменә керү өчен чакыру: https://chat.whatsapp.com/HkUcMjVrSIT4yGeVQqxeUx

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International