25 июль көнне районыбызда «Татарстанда чиста булачак» экологик бәйрәме узачак

2021 елның 16 июле, җомга

2021 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Балтач районы Борбаш авылында Республика балалар мөселман сабантуе кысаларында «Татарстанда чиста булачак» экологик бәйрәме узачак.

Татарстан халкын төрле яшьтәге аудитория өчен исәпләнгән интерактив, белем бирү, күңел ачу  программалары белән танышырга чакырабыз. Әлеге чара Татарстан халкын иҗтимагый экоберләшмәләр эшчәнлеге, экологик агарту һәм табигатьне саклау өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар белән таныштырачак. Бәйрәм программасының төп темалары булып әйләнә-тирә мохитне саклау, хайваннарны саклау, республиканың табигый мирасы, әйберләрнең икенче тормышы, калдыкларны аерым-аерым җыю һәм эшкәртү булып тора.

Бәйрәмдә төрле форматтагы интерактив мәйданчыклар: лекторияләр, мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар эшләячәк. Мастер-класста катнашучылар калдыкларны аерым җыю, азык-төлек продуктларына экологик экспертиза ясау, экойорт төзелеше, кешенең экологик эзен исәпләү, экотуризм темалары белән танышачаклар, тыңлаучыларга үзләрендә экологик гадәтләрне үстерә башларга ярдәм итәчәкләр. Иҗади катнашучылар өчен рәсем ясау, экосумкалар бизәү, икенчел чималдан эшләнмәләр һәм тозлы камырдан әвәләү мәйданчыклары оештырыла. Интерактив һәм мәгариф мәйданчыкларында катнашучыларны чараны оештыручылардан күңелле бонус - бүләкләр һәм призлар уйнату көтә.

Күргәзмә мәйданчыгында түбәндәге темалар буенча мәгълүмат материаллары урнаштырылачак: су ресурслары, Татарстанның сирәк очрый торган флора һәм фаунасы; калдыкларны таркату сроклары, Татарстанда икенчел чималны кабул итү пунктлары, эколайфхаклар, экологик һөнәрләр, шулай ук эшкәртелгән материалдан продукция җитештерүче компанияләр. Бәйрәм күргәзмәсендә «Чиста булачак» хәрәкәте проектлары тәкъдим ителәчәк, Татарстан районнарының экологик берләшмәләре һәм оешмалары эшчәнлеге тәкъдир ителәчәк. Катнашучылар эшләмәгән батарейкалар һәм макулатура тапшыра алачаклар. Шулай ук приютлардагы хайваннар өчен азык һәм башка кирәкле әйберләр җыюда катнашырга һәм бүләкләр алырга мөмкинлек булачак. Бәйрәм территориясендә бушлай яхшы әйберләр базары да эшләячәк. Базарның максаты - катнашучылар кемгә дә булса файдалы булган әйберләр калдыралар: кием-салым, китап, бижутерия, сәнгать әсәрләре, иҗади әйберләр (шул исәптән үз куллары белән ясаган әйберләр), уенчыклар, иҗат өчен материаллар һ.б.

Экологик бәйрәмне оештыручы булып Президент грантлары фонды һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тора. Экологик бәйрәмнәрнең партнерлары булып «Россия Студентлар отрядлары» яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге, Татарстанда Рус география җәмгыяте бүлеге, «Җиңү волонтерлары» Татарстан төбәк бүлеге тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International