Россия кооперация университетының Казан кооператив институты чыгарылыш сыйныф укучыларын урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча (бакалавриат, белгечлек, магистратура һәм аспирантура) укырга чакыра.
Игътибар итегез, 2021 елда "Икътисад" юнәлеше буенча югары белем бирү программаларына 2 БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керергә мөмкин, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнары мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен махсус тәкъдим гамәлдә - уку өчен айлап түләү мөмкинлеге.
Бүгенге көндә түбәндәге белгечлекләр буенча әзерлек юнәлешләренә сайлап алу ачык:
- Юриспруденция
- Продукция технологиясе һәм җәмәгать туклануын оештыру. Профиль: туклану индустриясендә җитештерү һәм хезмәт күрсәтүне оештыру.
- Икътисад. Профиль: оешма икътисады, кооператив оешмалары икътисады, бухгалтер исәбе, анализ һәм аудит, финанслар һәм кредит.
- Менеджмент. Профиль: оешма менеджменты, проектлар белән идарә итү.
- Бизнес-информатика. Профиль: электрон бизнес.
- Товар белеме. Профиль: товарның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына экспертиза.
- Сервис. Профиль: транспорт чаралары сервисы.
- Туризм. Профиль: туристик эшчәнлекне оештыру.
- Кунакханә эше. Профиль: отель бизнесы.
- Таможня эше. Профиль: таможня эше, таможня логистикасы.
- Икътисади куркынычсызлык. Профиль: икътисадый куркынычсызлыкны икътисадый-хокукый тәэмин итү.
Укырга керү турында тулырак мәгълүматны сайтта ачыкларга мөмкин: https://kazan.ruc.su/ , телефон: +7(996) 905-66-26