Эшмәкәрләр өчен бердәм «ачык ишекләр» көне

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең 26.05.21 ел, 261 номерлы боерыгы нигезендә, юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын күтәрү максатында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсендә Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 30 нчы йорт адресы буенча, шулай ук Идарәнең 12 территориаль бүлегендә, шул исәптән Биектау территориаль бүлегендә - Биектау авылы, Полковая урамы, 2г йорт, 1001 бүлмә; Арча районы, Арча шәһәре, Галактионов урамы, 27 нче йорт; Балтач районы, Балтач штп, Һади Такташ урамы, 3 а йорт адреслары буенча 2021 елның 21 июлендә 14.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен Бөтенрәсәй бердәм «ачык ишекләр»​ көне уза.  

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны кабул итү түбәндәге телефон номерлары буенча алдан язылу юлы белән гамәлгә ашырыла:

Биектау, Әтнә районнары буенча 8(84365)3-02-71, Арча районы буенча 8(84366)3-15-01, Балтач районы буенча 8(84368) 2-41-47.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International